БЕЗ НИ ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ПРЕМИЯСЕН ИГЪЛАН ИТӘРГӘ БУЛДЫК? Чөнки: 1⃣ Шәриф Камал үз заманының әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен туплап торган «эпицентр» булган; 2⃣ Шәриф Камал иҗаты мәңгеләштерүгә һәм яңача укылуга лаек; 3⃣ Шәриф Камал иҗат иткән жанрларга игътибарны кабат җәлеп итәргә кирәк дип уйлыйбыз. 4⃣ Яшь авторларны барлау һәм аларга мотивация бирү - безнең бурыч. 5⃣ Шәриф Камал - әдәбиятка яңа темалар һәм сәнгать алымнары алып кергән әдип. Премиягә дәгъва итүчеләр алдына да бу шартны куйдык. ФАКТЛАР: 🔸 Шәриф Камал татар әдәбиятының классигы. Ул хикәяләр, новеллалар, повесть-романнар һәм драма әсәрләре иҗат иткән. 🔸 Шәриф Камал татар язучылары арасыннан беренче булып СССРның иң югары дәүләт бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә. 🔸 Шәриф Камал музее – Казанда татар язучысына ачылган беренче музей. 🔸 Шәриф Камал тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: ул Михаил Шолоховның барыбызга да яхшы таныш «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») әсәрен татар теленә тәрҗемә итә. 🔸 Шәриф Камал, әдәбиятка килгәнче, эшчеләр тормышын үз җилкәсендә татый – Каспий балык промыселларында, Донбасс шахталарында эшли. Эшчеләр темасын татар әдәбиятына беренче булып алып керүче язучылардан.

Теги:

Теги других блогов: